Хәзерге вакытта Кибермошенниклык һәм социаль инженерия Татарстан Республикасында бик кискен, социаль әһәмиятле проблема булып тора. Финанс мошенниклыгына каршы тору мәсьәләләре Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов контролендә.Әйтик, 2023 елда Россия Федерациясендә җинаятьчеләр гражданнардан 15,8 млрд сум урлый алган. Агымдагы елның беренче алты аенда бу күрсәткеч 9 млрд сум тәшкил иткән. 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда югалтулар күләме 10,6% ка арткан.Затларның акчаларын урлау куркынычын киметүнең төп инструменты булып финанс агарту һәм гражданнарның киберграмоталылыгын арттыру тора. Шул максаттан 2024 елның 1-24 ноябрендә Россия Банкы түбәндә күрсәтелгән интернет-ресурска яки QR-кодка сылтама буенча узарга мөмкин булган сораштыру үткәрә.
Сылтама:http://www.cbr.ru/information_security/anketa/
Бер мобиль җайланмадан (туры килә торган ip-адрес) сораштыру узганда берничә респондент сораштыру мәгълүматлары исәпкә алынмаячак.
Килеп туган мәсьәләләрне хәл итү буенча элемтәгә керүче зат-бүлек башлыгы урынбасары-бүлекчәнең куркынычсызлык бүлегенең мәгълүматны яклау секторы мөдире-Татарстан Республикасы Милли банкы Суприянович Владимир Геннадьевич, телефон +7 (843) 235-05-64.