Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе хезмәткәрләре, укытучылары һәм укучылары махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен гуманитар ярдәм җыюларын дәвам итәләр. Бүген алар маскировка челтәрен үрергә керештеләр, ә балалар шешәләргә салынган су алып киләләр.