«Минем карьерам»интенсивы тәмамланды
26-28 октябрьдә Талантлар Университетында «минем карьерам»дип аталган профориентация сменасы узды. Анда югары уку йортын сайлау һәм булачак һөнәр турында уйлыйлаучы .7-11 сыйныф укучылары катнашты.
Районыбыздан әлеге бәйгедә Сиктәрмә, Чуаш Кичүе урта мәктәпләреннән һәм Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге гимназиясеннән 5 укучы катнашты.
Программада балалар:
1.перспективалы һөнәрләр белән таныштылар
2.уңышлы карьера өчен нинди күнекмәләр кирәклеген белделәр
3.үз карьера траекториясен формалаштырырга өйрәнделәр
4.тагын тренингларда, уеннарда һәм башка активлыкларда катнаштылар!