Татарстан Республикасында 2024 елның ноябрендә балалы гаиләләргә пособиеләр түләү графигы

2024 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, ноябрьдә балалар өчен түләүләрне күчерүнең кайбер даталары ял көннәренә туры килә, шуңа бәйле рәвештә акча күчерү графигына төзәтмәләр кертелгән.Шулай итеп:

2 ноябрьдә әти-әниләргә киләчәкләр: - тумыштан алып 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатыннарга бердәм пособие;

- 3 яшькә кадәрге беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә, 2023 елның 1 гыйнварына кадәр туган балаларга түләү;

- 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча пособие,эшләмәүче ата-аналар өчен

5 ноябрьдә — - 3 яшькә кадәрге бала өчен ана капиталы акчаларыннан ай саен түләү.

8 ноябрь — - 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча пособие, эшләүче ата-аналарга

Бик мөһим! Түләүләр " МИР " картасына көн дәвамында башкарыла. Әгәр акча иртән килмәгән икән, көн ахырына кадәр къчъен көтәргә кирәк.

Пособиеләрне һәм пенсияләрне почта элемтәсе бүлекчәләре аша алучы гражданнарга түләүләр элек расланган график нигезендә башкарылачак. Аны үзеңнең почта бүлекчәңдә ачыкларга мөмкин.

Сорауларыгыз калса, сез һәрвакыт Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең Бердәм контакт-үзәге телефоны аша консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1. (дүшәмбе. пәнҗ. 08.00 дән 17.00 гә кадәр, җом. 08.00 дән 15.45 кә кадәр).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International