Үзебез үстергән тәмле дә, файдалы да

2013 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе
Район үзәгендәге зур кибетләрнең берсенә кердем. Ни генә юк монда. Төрле җиләк-җимеш, яшелчә белән шыплап тулган киштәләр сыгылып тора. Рәт-рәт тезелгән консервланган яшелчә банкалары, төрле тәм-томнар. Яңа гына суйгандай туңдырылмаган да тавык түшкәләре мине ал, дип кызыктырып торалар. Минем үземә алма кирәк булгач, алма сайлый башладым. Тыштан матур күренәләр үзләре, ләкин ай буе өстәлдә торса да бозылмый, тәме дә әллә ни ис китәрлек түгел. Ә бит үз бакчаңда үскән алманы, бигрәк тә иртә өлгерә торган сортын, ничек кенә озаграк сакларга тырышма, барыбер бозыла, чери. Чагыштырып карасак: кибеткә каяндыр кайтарылган алманы бозылмаслык итеп  эшкәртәләр, аның организмга файдалы элементлары да калмый инде. Шуңа да үз бакчаңда үскән җиләк-җимеш, яшелчәңне, йортыңда үскән кош-корт итен куллану күпкә файдалырак бит.
Көз мул уңыш чоры. Кәбестә-кишер, помидор-кыяр ишелеп уңды быел. Күпләр кышлыкка запас әзерләп, төрле салатлар, җиләк-җимеш компотлары ябып, кыяр-помидор тозлап куйдылар инде. Эш урыннарында, кибеттә хатын-кызлар бер-берсенә төрле рецептлар тәкъдим итә, күпме банка япканнары белән үзара мактанышып та алалар әле. Берсе "борщ" ясаган, икенчесе тәмле итеп ташкабак икрасы пешергән, өченчесе баклажаннан телеңне йотарлык салат әзерләгән.
Быел  карлыган, чия, крыжовник, виноград та бик күп булды. Уңган хуҗабикәләр бу җиләк-җимешләрдән төрле кайнатмалар, компот, желе, сок ясау серләрен дә бер-берсе белән уртаклаштылар. Бүген инде җиләк-җимешне суыткычларда туңдырып та саклыйлар. Кышкы салкын көннәрдә суыткычтан алып эретәсең дә,  табында яңа җыйгандай телеңне йотарлык җиләк-җимеш. Дөрестән дә, үз бакчаңда үстергән уңыштан төрле-төрле сый-нигъмәтләр ясау күңелгә рәхәтлек бирә.
Бәрәңге уңышы да сөендерде быел. Алырга да кызык, вагы булмады да диярлек. Барысы да бер зурлыкта, аеруча кызыл бәрәңге күп, 9-10 бәрәңгене салуга, чиләк тула да. Җәй коры килү сәбәпле, бәрәңге уңмас диючеләр дә булды. Әмма соңлап булса да яуган яңгырларның шифасы тиде. "Бәрәңге ашалмый хәзер, кыш  буена 2-3 чиләк бәрәңге бетә"-ди кайберәүләр. Менә 2010 елда бәрәңге бөтенләй булмады, дисәм дә дөрес буладыр, чөнки яңгыр таммады да. Бәрәңге кирәкми дисәк тә, кыш буе кибеттән сатып алырга туры килде үзен. Ничек  инде  кирәкмәсен ди, икенче икмәгебез бит ул.
Озакламый җирләр туңып, җир өстенә кырпак кар ятуга сугым чоры башлана. Һәр йортта диярлек  ничә дистәләгән каз, үрдәк, бройлер тавыклар бар. Бигрәк тә каз ите деликатес санала. Каз үстерү бик зур хезмәт сорый. Яздан сап-сары, йомшак каз бәбкәләрен алып, яшел чирәмгә җибәрү  үзе  ни тора. Аларны җәй буе карап, бала тәрбияләгәндәй үстердек. Хәзер инде казлар өмә ясаганны көтәләр. Ә каз мамыгыннан ясаган мендәрләр… Каклаган казлар, казның эче-башы гына да ни тора, тәмле итеп каз бәлешләре пешерәсең, туган-тумачаңны, дусларыңны сыйлыйсың. Казларның шактые бүләккә "очып" бетә. Якыннарыңны мондый күчтәнәч белән сөендерү үзе бер ләззәт бит.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International