2025 елда 4G мобиль интернеты барлыкка киләчәк кече торак пунктлар өчен тавыш бирү дәвам итәРоссия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы (алга таба - РФ цифрлар министрлыгы) «Ростелеком» ГАҖ элемтә операторы белән берлектә Дәүләт хезмәтләре порталында кече торак пунктлар өчен тавыш бирүне башлап җибәрделәр, аларда 2025 елда 4G стандарты буенча күчмә радиотелефон элемтәсе хезмәтләрен күрсәтү өчен элемтә чаралары урнаштырылачак.
1.Проектта халык саны 100 дән 500 кешегә кадәр булган торак пунктлар катнаша.
2.Үз тавышыңны калдыру өчен 2024 елның 17 ноябренә кадәр https://www.gosuslugi.ru/inet сылтамасы буенча күчәргә кирәк.Моннан тыш Моннан тыш, Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы адресына хат җибәрергә була: 123112, Мәскәү ш., Пресненская набережная, 10нчы йорт, 2нче бит.Хатта үзегезнең исем, фамилиягезне, даими теркәлү адресыгызны һәм тавыш бирергә теләгән торак пунктның исемен күрсәтергә кирәк (кушымтадагы хат үрнәге).Нәтиҗәләр ясалганнан соң декабрьдә Дәүләт хезмәтләре порталында киләсе елда Интернетка тоташтырылырга тиешле Россия Федерациясе торак пунктларының исемлеге бастырылачак.
Онлайн-тавыш бирүдә дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язмасы булган 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнар катнаша алуын исәпкә алу мөһим.