Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы

2024 елның 13 ноябре, чәршәмбе

12 ноябрьдә Әлки районы мәдәният йорты сәхнәсендә «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы»республика фестиваленең муниципаль туры узды. Конкурста 3 гаилә катнашты: Шиһаповлар гаиләсе, Ивановлар гаиләсе һәм Еликовлар гаиләсе.Район мәдәният йорты фойесында фестивальдә катнашучылар күргәзмә оештырдылар, анда милли ризыклар, гаиләнең шәҗәрә агачы, шулай ук гаиләнең декоратив-гамәли иҗаты эшләнмәләре тәкъдим ителде .Сәхнәдә гаиләләрне тәкъдим итү булды, һәр гаилә үз гаиләсенең тарихы, шәҗәрәсе һәм гаилә-көнкүреш традицияләре турында сәнгать формасында сөйләде. Конкурс йомгаклары буенча Базарлы Матак авылыннан Шиһаповлар гаиләсе җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International