Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация - кисәтү

2024 елның 17 ноябре, якшәмбе

 

Хөрмәтле гражданнар!  ФДБУ «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " ннэн  метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-  кисәтү килде:

2024 елның17 ноябрьдә 18 сәгатьтән.2024 елның 18 ноябре 18 сәгатькә кадәр.

18 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:

Томан вакытында:

Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә  башка полосага  кучудэн ,  алдан барган машиналарны узып китүләрдән, автомобильлэрне алга җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы аркасында  килеп чыга

Томанның вакытында  ераклыкны алдаулы булуын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.

Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кинэш ителэ

Тормоз педаленә берничә тапкыр басып  сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

    Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә башка полосага  кучудэн, алда барган машиналарны узып китүләрдән, баш тартырга. Тормозга  кинәт басмаска, туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басып,  сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк.

Мөмкин булганча сәфәрләргэ баруны кичектереп торыгыз, табигатьтэ озак йорудзн баш тартыгыз.

Җил көчәйгәндә:

Җил көчәйгәндә:

1.Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2.Әгәр көчле җил Сезне урамда вакытта башланса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез.Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал.Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.

3.Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк

4.Зур агачлар янында булырга  алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.

5.Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Югары катларның тәрәзәләреннән төшеп ватылган пыялалар, шулай ук җил өзеп алган түбә һәм лепка декоры элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк.

8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла – казага очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе , шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International