«БумБатл»Эко-акциясе-2024

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

«БумБатл» масштаблы акциясе — «Экология»милли проекты кысаларында макулатура җыю буенча Бөтенроссия чарасы тәмамланды.Катнашучылар табигатьне кайгыртуга, кәгазь калдыкларын эшкәртүгә ярдәм итү һәм мавыктыргыч конкурста катнашу өчен менә дигән мөмкинлек алдылар.Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбендә шулай ук «БумБатл»Бөтенроссия акциясе узды.Зур кызыксыну белән аңа балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә кушыла. Чын батл җыю чоры дәвамында макулатура алып килгән барлык сыйныфлар арасында булды.Чөнки безнең һәрберебез бу игелекле эштә катнашырга һәм чистарак һәм тотрыклырак әйләнә-тирә мохит булдыруга үз өлешен кертергә тиеш.

Базарлы Матак мәктәбе «экосистема» хәрәкәтенең «БумБатл»Бөтенроссия акциясендә актив катнашкан өчен сертификат белән бүләкләнде.

Кәгазьгә икенче тормыш биреп, без илебез урманнарын саклауга бәяләп бетергесез өлеш кертәбез!

Акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәт!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International