Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 36 еллыгы-СССР һәм Әфганстан тарихындагы фаҗигале битнең тәмамлануын символлаштырган дата.Бу көн-һәлак булганнарны искә алу, катлаулы шартларда интернациональ бурычларын үтәгән ветераннарга рәхмәт белдерү вакыты. Әфган сугышы күп гаиләләрнең язмышында тирән эз калдыра, бөтен совет халкы өчен авыр сынау була.Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруның 36 еллыгы уңаеннан Әлки район мәдәният йортында «Хәтер сөйләсен»дигән тантаналы чара үткәрелде. Чара барышында Рәхмәт хатлары һәм грамоталар тапшырылды, ВИАның «Әфганнан Чечняга кадәр»Төркеме җырлары яңгырады.