Каракүл авылы мәдәният йортында Әфганстандагы фаҗигале вакыйгаларга багышланган «Әфганстан – тере " мәгълүмат сәгате узды. Чара барышында Әфган сугышы ветераннарының истәлекләре, аларның сугышчан юллары, алар очраткан авырлыклар һәм мәхрүмлекләр турында сөйләделәр.Документаль кадрлар, фотосурәтләр, фронттан килгән хатлар күрсәтелде. Әфган сугышының тарихи контекстына, аның сәбәпләренә һәм нәтиҗәләренә аерым игътибар бирелде. Чара тарихи хәтерне саклау һәм Ватанны саклаучыларның батырлыгына хөрмәт күрсәтү зарурлыгын искәртүгә әверелде.