«Гаилә» милли проекты кысаларында район мәдәният йортында яшь гаиләләр һәм стажлы гаиләләр җыелды

2025 елның 14 феврале, җомга

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында район мәдәният йортында яшь гаиләләр һәм стажлы гаиләләр гаилә тормышының тәҗрибәсе белән уртаклашу, аралашу һәм күңелле вакыт үткәрү өчен җыелды. Кичәнең кунаклары махсус хәрби операциядә катнашучы Кузнецовлар гаиләсе, 4, 15, 18 ел яшәгән парлар һәм беренче балалары туган яшь севрикеевлар гаиләсе иде.Яшь гаиләләр клубы очрашуында Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Платонова Мария Андреевна, «Әлки район мәдәният бүлеге» МКУ начальнигы Гайфуллина Рәсимә Әхәт кызы, район үзәк хастаханәсе табибы акушер-гинеколог Шәрәфиева Галина Михайловна, ЗАГС бүлеге мөдире Хәлиуллина Энҗе Фирхәт кызы катнашты. Гаиләләр төрле викториналарда катнашып, Әлки муниципаль районы Башкарма комитетыннан һәм район мәдәният бүлегеннән символик бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International