Хөрмәтле сугышчан хәрәкәтләр ветераннары, сугышчы-интернационалистлар! Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 36 еллыгы уңаеннан чын күңелдән котлауларны кабул итегез! 15 февраль көне — барлык һәлак булган сугышчы-интернационалистларны искә алу, өйләренә кайтканнарга тирән ихтирам һәм рәхмәт белдерү. Әлкилеләр исеменнән сугышчы-интернационалистларга, барлык сугышлар һәм кораллы низаглар ветераннарына, аларның туганнарына һәм якыннарына бәхет, уңышлар, сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе телим!