Террорчылыкка каршы комиссия утырышы

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

Бүген, 2025 елның 18 февралендә Әлки муниципаль районында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы киңәйтелгән утырышы узды.В работе заседания Комиссии приняли участие: Глава Алькеевского муниципального района Никошин А.Ф., начальник участковых уполномоченных  отделения МВД России по Алькеевскому району Абульханов Р.Р., члены Антитеррористической комиссии Алькеевского муниципального района, члены межведомственной рабочей группы по вопросам профилактики терроризма и экстремизма при Антитеррористической комиссии в Алькеевском муниципальном районе Республики Татарстан: имам-хатыйб мечети «Шаукат» Гильмутдинов Р.И., настоятель храма Пресвятой Троицы  Заинкин С.Ю., руководители учреждений и организаций.Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды: - Бәйрәм чараларын әзерләү һәм уздыру чорында иҗтимагый иминлекне көчәйтү һәм террорчылык актларын кисәтү, террорчылык һәм экстремистлык күренешләрен профилактикалау буенча өстәмә чаралар турында: Ватанны саклаучылар көне, Халыкара хатын-кызлар көне, Рамазан ае башы, Масленица, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы;

- Борискино авыл җирлегендә террорчылыкка каршы көрәш, шул исәптән дини оешмалар һәм авыл җирлеге территориясендә булган мигрантлар белән эшләү торышы турында;

- 2024 елда миграция пунктының эш йомгаклары һәм 2025 елга план турында;

- Җитәкчеләрне 2024 елда 2024-2028 елларга Россия Федерациясендә террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планы һәм 2025 елга Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең эш планы чараларын Татарстан Республикасында үтәү нәтиҗәләре турында расланган хисап белән таныштыру;

- Өстәмә чараларны гамәлгә ашыру турында: Ватанны саклаганда һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерә торган хәрби каберлекләрне, һәйкәлләрне, башка мемориаль корылмаларны һәм объектларны видеокамералар белән җиһазлау, шулай ук бу максатларда саклау структураларының, халык дружиналарының һәм муниципаль хезмәткәрләрнең потенциалын куллану;

- ТРда АТК йөкләмәләренең һәм ТР ӘМРда АТКның элек кабул ителгән карарларының үтәлешен контрольдә тоту торышы турында

Комиссия утырышы ахырында 2024 ел йомгаклары буенча террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау буенча нәтиҗәле оператив эш өчен Әлки муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

1. Сираҗева Әлфира Хәниф кызы-Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Аппак авыл җирлеге секретаре;

2. Ибәтова Әлфия Минтаһир кызы - Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Чиябаш авыл җирлеге секретаре;

3. Сорина Алла Петровна - «Әлки муниципаль районы мәгариф идарәсе»МКУ баш белгече;

4. Рәхимҗанова Гөлсинә Бари кызы-Үргәгар авыл китапханәчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International