Бүген, 19 февральдә, «Җиңүгә кадәр 80 көн»Бөтенроссия акциясе старт алды
Бу мөһим инициатива Бөек Җиңүне бәйрәм итүгә һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган. Россиянең яшь буыны киләчәк буыннарның иреге һәм бәхете өчен тиңдәшсез батырлык кылган геройларны искә ала.Юхмачы, Яңа Салман урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Базарлы Матак гимназиясе акциягә кушылды инде! Алар бергәләп илебез тарихының данлы битләрен искә алдылар һәм баш өстендә тыныч күк йөзе өчен көрәшүчеләрнең барысын да искә алдыларӘйдәгез, бу истәлекне йөрәкләребездә саклыйк һәм аны киләсе буыннарга тапшырыйк.