2024 елда Татарстанда 15 меңнән артык гаилә ана капиталы ярдәмендә торак шартларын яхшыртты

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

2024 елда Татарстанда 15 900 гаилә ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга юнәлдергән. 2,4 мең гаилә ана капиталын кредит акчаларын җәлеп итмичә торакны турыдан – туры сатып алуга, ә 13,5 меңе кредит һәм заемнар кулланып файдаланган.На эти цели Отделение СФР по Республике Татарстан перечислило 10, 3 млрд. рублей.

«Төп бурычны яки ипотека буенча беренчел кертемне каплаган очракта сертификат акчаларын бала тугач ук тотарга мөмкин, бала туу белән бәйле рәвештә ана капиталына хокук барлыкка килгән. Ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшырту өчен, кредит акчаларын җәлеп итмичә генә, тууы белән бәйле рәвештә ана капиталына хокук барлыкка килгән балага 3 яшь тулгач кулланырга мөмкин»- дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.Торак шартларын яхшыртуга ана капиталы акчалары белән эш итү турында гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында бирергә мөмкин, ә кредит акчалары җәлеп ителгән очракта — шунда ук кредит рәсмиләштерелә торган банкта.Димәк, гаиләгә бары тик Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге үзара хезмәттәшлек турында килешү төзегән банкка гына мөрәҗәгать итү җитә.Банклар исемлеге белән Россия Социаль фонды сайтындагы төбәк битендә танышырга мөмкин.

Актуаль яңалыклар белән Сез безнең социаль челтәрләрдә — ВКонтактеда, Сыйныфташларыгызда һәм Telegram да таныша аласыз, шулай ук Россия Социаль фонды бүлекчәсенең Татарстан Республикасы буенча Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1. (дүшәмбе.чт. 08.00 дән 17.00 гә кадәр, ТП. 08.00 дән 15.45 кә кадәр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International