Террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча белешмәлек (шикле затлар)
1. Шикле кешеләргә, предметларга, теләсә нинди шикле вак-төяккә игътибар итегез. Барлык шикле нәрсәләр турында хокук саклау органнары хезмәткәрләренә хәбәр итегез.
2. Бигрәк тә сезонга туры килмәгән кешеләрдән сакланыгыз (җәй көне сез плащ яки калын куртка кигән кешене күрәсез икән - булыгыз игътибарлы-мондый кием астында террорчылар еш кына бомбаларны яшерә, аннан ераграк торырга һәм аңа хокук саклау органнары хезмәткәрләренең игътибарын юнәлтергә кирәк).
3. Зур сумкалы һәм чемоданлы кешеләрдән сакланыгыз, бигрәк тә алар мондый йөкләр өчен яраксыз урында булса.
4. Игътибарлы булыгыз, шикле кешеләрнең билгеләрен, аларның йөзләрен, киемнәрен, исемнәрен истә калдырырга тырышыгыз, кушаматлар, мөмкин булган җөйләр һәм татуировкалар, сөйләм үзенчәлекләре һәм үз – үзеңне тоту үзенчәлекләре һ.б. аларны үзең туктатырга тырышмагыз-сез аларның беренче корбаны була аласыз.
5. Үз-үзләрен адекват тотмаучылардан, нервланып, куркып, тирә-ягыгызга каранып, киемнәрегездә яки багажыгызда нәрсәнедер тикшереп, максималь ераклыкка китәргә тырышыгыз.
6. Әгәр дә сез шикле кешедән ераклаша алмыйсыз икән, аның йөзе мимикасын күзәтегез (белгечләр раславынча, терактка әзерләнүче җинаятьче гадәттә гадәттән тыш игътибарлы күренә, иреннәре тыгыз итеп кысылган, яки дога укыган кебек акрын гына хәрәкәтләнә).
7. Чит кешеләрдән беркайчан да пакетлар һәм сумкалар алмагыз, Сумкаларыгызны караучысыз калдырмагыз.
8. Эвакуация планы белән танышыгыз, бинадан чыгу юлларының кайда урнашканын белегез.
9. Әгәр шартлау, янгын булган икән, сез көчле шау – шу һәм кычкырулар ишетәсез-кичекмәстән эвакуациягә керешегез. Бу хакта күршеләргә кисәтегез, үзегез белән документлар һәм акча алыгыз. Бинадан оешкан төстә чыгып китегез.
10. Ташландык бинага җаваплы затларның рөхсәтеннән соң гына кайтыгыз.
11. Җитәкчелектән яки хокук саклау органнарыннан эвакуация башлану турында хәбәр алгач, тынычлык саклагыз һәм аларның командаларын төгәл үтәгез.
12. Ни генә булмасын, паникага бирелмәскә тырышыгыз.