Хәзерге вакытта гражданнарның финанс иминлегенә куркыныч тудыручы иң масштаблы проблемаларның берсе булып халыкның киң катламнарын дроппер эшчәнлегенә җәлеп итү тора.Ул Татарстан Республикасы өчен аеруча актуаль -монда күп еллар дәвамында яшь кешеләрнең тулы бер төркемнәре җәлеп ителә торган мошенниклык схемалары яшәп килә.
Дропперлар кемнәр ул?
Бу җинаятьчеләрнең җинаятьтәшләре, алар гражданнардан урланган акчаларны картага чыгалар һәм кулга алалар
Дропперлар нәрсә белән шөгыльләнә?
Үз карталарына таныш булмаган кешеләрдән акча алалар һәм аларны кешеләргә-акчалата яки күчереп бирәләр.
Таныш булмаган затларга онлайн банкларга һәм банк карталарына керү мөмкинлеге бирәлэр.
Билгесез кешеләрдән акча алалар, аларны алга таба күчерү өчен үз счетына кертәләр.
Допперларны кайда һәм ничек эзлиләр?
Төп канал-Интернет(мессенджерлар,социаль челтәрләр, электрон почта).
Җинаятьчеләр рәсми эшкә урнашусыз гарантияле керем һәм читтән торып эшләү режимын вәгъдә итә.Эш тәҗрибәсе һәм махсус күнекмәләр аларны кызыксындырмый
Дропперга бердәнбер таләп-банк карталары булу.
Дропперларга нәрсә яный?
Дропперлар Россия Банкы мәгълүмат базасына эләгә
Банклар аларга онлайн банкка һәм карталарга керүне чикли
Күп гражданнар өчен мондый " эш " җинаять җәзасы белән тәмамлана