2014нче елнын  29нчы  гыйнварындагы Татарстан Республикасы Президентының  ПУ-79нчы номерлы  Указы нигезендә Татарстан Республикасында 2025нче  ел башыннан Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары җирле үзидарә органнары җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында социологик сораштыру үткәрелә.

2025 елның 28 феврале, җомга

2014нче елнын  29нчы  гыйнварындагы Татарстан Республикасы Президентының  ПУ-79нчы номерлы  Указы нигезендә Татарстан Республикасында 2025нче  ел башыннан Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары җирле үзидарә органнары җитәкчеләре республика һәм муниципаль дәрәҗәдә эшләүче унитар предприятиеләр һәм учреждениеләр, акцияләренең контроль пакеты Татарстан Республикасы милкендә яисә Татарстан Республикасы шәһәр округлары һәм муниципаль районнары халкына хезмәт күрсәтүче муниципаль милектә урнашкан акционер җәмгыятьләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында   социологик сораштыру үткәрелә.

Социологик тикшеренү Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында онлайн анкета сораштыруы уздыру юлы белән https://open.tatarstan.ru/polls/  сылтама буенча гамәлгә ашырыла.

Сораштыруны оештыру һәм үткәрү тәртибе нигезендә нәтиҗәләр министрлык тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе администрациясенә җибәреләчәк һәм «идарә»дәүләт автоматлаштырылган системасында бастырып чыгарылачак.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының социаль-икътисадый мониторинг департаменты элемтәгә керү затлары: мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы Фәйзрахманова Фәридә Альберт кызы, тел. (843) 222-88-16 (доб. 307) һәм социологик сораштырулар секторы мөдире Сахарова Луиза Рифкать кызы, телефон: (843) 264-72-42.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International