Хузангай табиб амбулаториясе беркетелгән халыкны диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүе узарга чакыра

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

Хузангай табиб амбулаториясе беркетелгән халыкны диспансеризация һәм профилактик медицина тикшерүе узарга чакыра.

Районда диспансеризация үткәрелә.Бу профилактик чаралар комплексы, ул планлы медицина тикшерүен дә, хроник йогышлы булмаган авыруларны, шулай ук аларның үсеш куркынычын ачыклауга юнәлдерелгән өстәмә тикшерү ысулларын да үз эченә ала.

- Иртә стадияләрдә күп авырулар симптомсыз уза.Авыруның башлангыч билгеләрен яки аларның үсеш куркынычын никадәр иртәрәк ачыкласалар, дәвалау шулкадәр уңышлырак булачак.Диспансеризация нәкъ менә шул максатлар өчен үткәрелә дә инде.Ул авыруларны һәм аларның куркыныч факторларын вакытында ачыкларга ярдәм итеп кенә калмый, кирәкле дәвалау һәм профилактика чараларын үткәрүне һәм кирәк булганда озак вакытлы диспансер күзәтүен тәэмин итә-диде Хузангай табиб амбулаториясенең гомуми практика табибы Иван Анатольевич

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International