Көндез генә түгел, төнлә дә температура уңай булу сәбәпле, су объектларында язгы бозның эрү процессы активлашты.Явым-төшем, уңай температура, кар суы, су асты агымы, җил тәэсирендә көн саен промоиннар мәйданы арта, бозның структурасы үзлекләрен югалткан һәм йөкләнешкә түзә алмый, боз кырларының ярлар белән бәйләнеше җимерелә.Димәк, язгы бозга чыгу тормыш өчен куркыныч тудыра. Боздан балык тотуны төгәлләргә кирәк. Ел саен язгы боз эрү чорында кешеләрнең боз астына төшеп китү очраклары теркәлә.Боз астында балык тотарга яратучыларга шуны истә тотарга кирәк: кеше салкын суга эләксә, вакыт минутларга түгел, секундларга бара. Ә иң якындагы коткару постына килү өчен вакыт кирәк. Шуңа күрә боз астында балык тотарга яратучыларга мөрәҗәгать итәм-бу чорны төгәлләргә кирәк, балык тоту өчен гомерегезне куркыныч астына куймагыз. Туганнарыгызны һәм якыннарыгызны саклагыз!Аларны мөмкин кадәр саклагыз! Тагын бер кат язгы бозга чыгуны төгәлләргә чакырам! Боз астына төшеп китүчегә ярдәм күрсәтү кагыйдәләре.Паникага бирелмәгез. Бозның юка кырыена бөтен гәүдәсе белән чуалып ятарга ярамый, чөнки гәүдә авырлыгы астында ул ватылачак.
Башыгыз белән суга чуммас өчен кулларыгызны киң җәегез. Терсәкләрегез белән бозга таяныгыз да, гәүдәне горизонталь хәлгә китереп, аның кырыена иң якын булган аягыгызны боз өстенә ыргытырга тырышыгыз, корпусны борып, икенче аягыгызны чыгарыгыз да тиз генә боз өстенә тәгәрәп чыгыгыз.
Кискен хәрәкәтләрсез куркыныч урыннан мөмкин кадәр ераграк, каян килгән булсагыз, шул юнәлештә шуышыгыз. Ярдәмгә чакырыгыз.
Үзеңне су өстендә тотып, моңа минимум физик көч куярга тырышырга. Йөзгәндә башны мөмкин кадәр югарырак су өстендә тотарга кирәк. Ярга, салга яки шлюпкага актив йөзеп барырга мөмкин, әгәр алар 40 мин тан да артык булмаган ераклыкта булса.
Йөзү чарасына килеп җиткәч, Хәзер үк чишенергә, юешләнгән киемнәрне сыгарга һәм яңадан кияргә кирәк. 105 нче янгын сүндерү-коткару часте башлыгы Колос Александр. 01, 101, 112 Янгын сүндерүчеләр һәм коткаручыларның бердәм телефоны