Әлки районы прокуратурасы таләбе буенча машина йөртү таныклыгы хуҗасында медицина каршылыклары булу сәбәпле гамәлдән чыгарылган.Район прокуратурасы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү өлкәсендә федераль законнарның үтәлешен тикшерде.Әлки районында яшәүче 36 яшьлек кешенең 2018 елдан «В», «В1 (AS)», «с», «С1»категорияле машина йөртү таныклыгы булуы ачыкланган. Шул ук вакытта аның «Базарлы Матак үзәк район хастаханәсе» ДАССОда транспорт чаралары белән идарә итүгә каршы медицина күрсәтмәләре исемлегенә кергән диагноз белән исәптә торуы ачыкланды. Федераль законнар нигезендә машина йөртү таныклыгы булу һәм мондый диагноз куелган затның транспорт чаралары белән идарә итүе юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген куркыныч астына куя һәм машина йөртү таныклыгының гамәлдән чыгуына нигез булып тора.