» Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге әниләрнең балаларын сөендерергә вакытлары һәм мөмкинлекләре күбрәк булсын өчен барысын да эшли", — Эдуард Вафин 4 мартта Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсе башлыгы Эдуард Вафин «ТатарИнформ»мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә балалы гаиләләргә ярдәм чаралары турында доклад белән чыгыш ясады. Идарәче ассызыклаганча, балалы гаиләләргә ярдәм итүнең иң әһәмиятле чарасы — Россиядә 2007 елдан бирле эшли торган ана (гаилә) капиталы программасы. Башта аны икенче бала туганда ата-аналар алган, ләкин 2020 елдан аны беренче балаларына да таратканнар. Быел ана капиталы күләме 9,5% ка индексацияләнгән. Хәзер беренче балага ата-аналар 690 266,95 сум ала. Беренче балага ана капиталы алганнан соң гаиләдә икенче бала туган өчен өстәмә түләү 221 895,14 сумга кадәр арттырылды. Татарстанда программа башланганнан бирле 432 меңгә якын гаилә сертификатлар алды.