Коррупция бүгенге көндә Россиядә иң әһәмиятле проблемаларның берсе булып тора, бу аның социаль — икътисадый үсешенә комачаулый һәм милли иминлеккә куркыныч тудыра. Коррупциягә каршы көрәш Россия Федерациясе Хөкүмәте эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып тора һәм Россия дәүләтенең бөтен тарихы дәвамында алып барыла. Дәүләт һәм иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендә Коррупция җитди куркыныч тудыра, нәтиҗәдә кешеләрнең хөкүмәткә ышанычы какшый, сәяси һәм икътисадый тигезсезлекне арттыра, оешкан җинаятьчелек тудыра, илнең милли иминлеген куркыныч астына куя һәм тулаем икътисадның кимүенә китерә.