Бүген, 22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, Әлки районы халкы Билгесез солдат һәйкәле янына җыелды.
Митингта атнашучылар арасында район халкы, ветераннар һәм азатлыгыбыз өчен гомерләрен биргәннәрне искә алырга килгән яшь буын да бар иде.
Билгесез солдат һәйкәле янына җыелганнарга район башлыгы Александр Никошин мөрәҗәгать итте. Александр Федорович бу көннең әһәмияте һәм геройлар турындагы хәтерне саклауның мөһимлеге турында чыгыш ясады.
Митинг азагында катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.