Әлки районында чираттагы гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.
Махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен чираттагы гуманитар йөк партиясе җыела. Теләге булган һәркем бу изге эшкә кушыла ала.
Җыен Базарлы Матак авылының үзәк китапханәсендә, Ленин урамы, 3 нче йорт адресы буенча уза. Эш вакыты:шимбә һәм якшәмбедән тыш, 8:00 дән 16: 00 гә кадәр.