Хөрмәтле халык!

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

Уңайсыз һава шартлары һәм кар яву сәбәпле, подряд оешмасы көчәйтелгән режимда эшли. Барлык булган техника юлларны кардан чистарту өчен кулланыла.  Беренче чиратта социаль әһәмияткә ия объектларга керү юллары, төп магистральләр, мәгариф оешмаларына керү юллары (мәктәпләр һәм балалар бакчалары), шулай ук торак урамнар чистартыла.

Район үзәгендәге барлык урамнарны да берьюлы чистартып булмавын аңлап каравыгызны сорыйбыз.  Якын арада кар көртләре бетереләчәк.  

Аңлаганыгыз һәм сабырлыгыгыз өчен рәхмәт белдерәбез!

#Алькеевскийрайон

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International