Утырыш Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин рәислегендә узды. Фикер алышуның төп темасы иҗтимагый куркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү һәм террорчылык актларын булдырмау буенча өстәмә чаралар, шулай ук Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм аларны үткәрү чорында экстремистик күренешләрне кисәтү булды.
Утырыш йомгаклары буенча террорчылыкка каршы комиссия рәисе, Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин иминлекне тәэмин итү чараларын активлаштырырга өндәде.
Район башлыгы үз чыгышында элемтә, газ, су, җылылык системаларын, шулай ук автомобиль транспортын да кертеп, халыкның тормыш-көнкүрешен һәм аның иминлеген тәэмин итүче барлык хезмәтләрнең эшчәнлеген координацияләүнең мөһимлеген ассызыклады. Ул мөмкин булган гадәттән тыш хәлләрне булдырмау өчен барлык кирәкле чаралар күрергә кирәклеген билгеләп үтте.
Районның җирле үзидарә органнары һәм тормышны тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләренә әлеге чараларны гамәлгә ашыру буенча тиешле йөкләмәләр бирелде.
#Алькеевскийрайон #АлькеевоАнтитеррор