Балалар Кыш бабайга чын күңелдән ышаналар һәм ел саен аны кунакка көтәләр. Ул һәрвакыт бүләкләр белән килә. Бу юлы баш тылсымчы ялгыз түгел иде.
«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясенең муниципаль этабы кысаларында Әлки район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина махсус хәрби операциядә катнашучы балаларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
"Әтиләр бөтен ил мәнфәгатьләрен яклаганда, без аларның балаларына аз гына булса да могҗиза тойгысы һәм яхшылыкка ышаныч бүләк итә алабыз", - дип уртаклашты Рәсимә Әхәтовна.