Әлки муниципаль районында «Ел тәрбиячесе»Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы узды.
Әлеге чара конкурс ярышы буларак кына түгел, алдынгы педагогик методикалар алмашу, актив диалог һәм инновацион идеяләр эшләү өчен нәтиҗәле мәйданчык буларак та әһәмиятле булды.
Конкурсның муниципаль этабында Базарлы Матак авылының «Каенкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Гулина Нуруллина җиңүче булды, ул Әлки районыннан республика дәрәҗәсендә чыгыш ясаячак.