Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин ремонт һәм төзелеш эшләре алып барыла торган объектларда булды.
Ул хәрби комиссариатны һәм агымдагы ремонт дәвам иткән социаль яклау бинасын карады. Шулай ук район үзәк хастаханәсе территориясендә сөт кухнясы төзелә.
Моннан тыш, районда Филиппов урамындагы өч күпфатирлы йортның эчке бизәлеше төгәлләнеп килә. Эшләрнең барышы һәм аларны тәмамлау сроклары турында Александр Никошинга подряд оешмалары вәкилләре хәбәр итте.
Район башлыгы ассызыклаганча, барлык ремонт чаралары сыйфатлы һәм төгәл билгеләнгән срокларда башкарылырга тиеш.