«Алинә» универсаль спорт залында 2009-2010 елгы яшүсмерләр арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеген ачу тантанасы булды.
Ярышларда Әлки районының «Актай» командасы һәм Аксубай, Чүпрәле, Кама Тамагы, Менделеевск, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары коллективлары катнаша.
Район башлыгы Александр Никошин катнашучыларны сәламләде һәм аларга гадел уен теләде.
Ярышлар ике көн дәвам итәчәк һәм бүген җиңүчеләрнең исемнәре билгеле булачак.