Әлки районында медицина хезмәткәрләренең йомгаклау киңәшмәсе узды. Чарада район башлыгы Александр Никошин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илнур Сибгатов һәм Республика клиник хастаханәсенең баш табибының оештыру-методик эш буенча урынбасары Илья Гаврилов катнашты.
Базарлы Матак район үзәк хастаханәсенең баш табибы Светлана Одушкина 2025 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты һәм агымдагы чорга бурычлар турында сөйләде.
Район башлыгы Александр Никошин сәламәтлек саклау тармагының әһәмиятен билгеләп үтте һәм медицина хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтен белдерде.
Чара азагында бүләкләү булды.