Яхшы уңыш алу өчен язны тулысынча техник әзерлектә каршы алу мөһим. Кыш көне остаханәләрдә эш кайнаганын теләсә кайсы авыл кешесе белә. Хуҗалыклар җитәкчеләре, инженерлар һәм механизаторлар авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү һәм ремонтлау өчен бар көчләрен куялар. Чәчү кампаниясе катгый агротехнологик срокларда узсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк.
Таләпләр буенча, тракторлар, чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасы 15 мартка әзер булырга тиеш.
Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин «Восток Зернопродукт» АҖнең Көньяк Әлки территориаль идарәсендә булды, анда авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләүнең барышы белән танышты.
Визит барышында район башлыгы компания җитәкчесе һәм хезмәткәрләре белән аралашты, авыл хуҗалыгы техникасын кабул итү процессы һәм аның торышы турында сөйләште.