Коррупциягә каршы көрәш – һәркемнең бурычы

2026 елның 10 марты, сишәмбе

Коррупциягә каршы көрәш — хокук саклау органнарының гына түгел, ә граждан җәмгыяте институтларының, оешмаларның һәм физик затларның вәкаләтләре чикләрендәге бурычы да. Коррупцияне профилактикалау буенча мөһим чаралар булып җәмгыятьтә коррупция күренешләренә түземсезлек формалаштыру, шулай ук мондый хокук бозулар кылган өчен җаваплылыкның котылгысыз булуы тора. Россия Федерациясе Конституциясе гражданнарга дәүләт органнарына, шул исәптән коррупциячел хокук бозулар турында, вазыйфаи затларның карарларына һәм гамәлләренә (гамәл кылмавына) мөрәҗәгатьләр җибәрергә мөмкинлек бирә.гражданнарның мөрәҗәгатьләре сыйфатлы карарлар кабул итү, коррупция күренешләренә вакытында җавап бирү өчен кирәкле мәгълүматның мөһим чыганагы булып тора. Шулай ук коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарда дәүләт хезмәткәре яллаучы вәкиленә, прокуратура органнарына яки башка дәүләт органнарына аңа нинди дә булса мөрәҗәгать итүнең барлык очраклары турында хәбәр итәргә тиеш дигән бурыч беркетелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International