Бүген Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин ремонт эшләре алып барыла торган объектларда-хәрби комиссариатта һәм Татар Әхмәте авылында мәктәп бинасында булды.
Подрядчылар белән бергә ул һәр объектны карап чыкты, графикларның үтәлешен тикшерде һәм эшләрне башкару сроклары турында фикер алышты.