Бүген Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин «Кызыл Шәрык Агро» АҖ карамагындагы «Карга» һәм «Чаллы»терлекчелек комплексларында булды. Бу комплекслар сөтчелек юнәлешендәге эре мөгезле терлекләр үрчетү һәм үстерү белән шөгыльләнәләр.
Сөт терлекчелеге «Кызыл Шәрык Агро»АҖ эшчәнлегенең төп юнәлеше булып тора. Компаниянең төп максаты-сәнәгать масштабында югары сыйфатлы чи сөт җитештерү. Терлекчелек комплексларының һәркайсы 4 меңнән 8 мең башка кадәр эре мөгезле терлек тотуга исәпләнгән.
Район башлыгы визит барышында терлекләрне тоту технологиясенә, аларны кышлату шартларына һәм азык сыйфатына аерым игътибар бирде.