Әлки районында язгы ташуга әзерлекне тикшерүгә юнәлдерелгән өйрәнүләр узды

2026 елның 13 марты, җомга

Әлки районында язгы ташуга әзерлекне тикшерүгә юнәлдерелгән өйрәнүләр узды.
Базарлы Матакта урнашкан «Ләйсән» бассейнына махсус хезмәтләр: янгын сүндерү-коткару отряды, эчке эшләр хезмәткәрләре, шулай ук газ һәм электр компанияләре вәкилләре, урманчылар, медицина хезмәткәрләре, юл төзүчеләр, коммуналь хезмәткәрләр, ветеринарлар һәм башка белгечләр җәлеп ителде.
Куелган бурычларны үтәргә әзер булулары турында алар район гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сергей Балакирев алдында хисап тоттылар.
105 нче янгын-коткару хезмәте башлыгы Александр Колос быел җиде торак пунктны су басу куркынычы барлыгын билгеләп үтте. Мондый урыннарга, Кече Чирмешән елгасы буенда урнашкан авыллардан тыш, Карга һәм Базарлы Матак керә.
Александр Александрович сүзләренчә, язын су басу куркынычы астына 120 йорт эләгә, аларда 264 кеше яши, шул исәптән 23 бала. Бу йортларда 465 баш эре мөгезле терлек исәпләнә.
– Бу көннәрдә без саклану чаралары турында аңлату эшләре алып барабыз, язгы ташу куркынычы булган урамнарда яшәүчеләрне җыябыз, - дип ассызыклады җитәкче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International