Әлки районы башлыгы урынбасары Рәшит Билалов тыл хезмәтчәне София Таҗетдин кызы Кәримованы туган көне белән ихлас күңелдән котлады.
София Таҗетдин кызы 1932 елның 1 мартында туа. Ул «Алпар»совхозында төрле эшләрдә эшли. Аның биш баласы, тугыз оныгы һәм унбер оныкчыгы бар.
Ире Фоат абый алдынгы механизатор була. Хәзерге вакытта София Таҗетдин кызы улы һәм килене белән яши.
Рәшит Абрарович София Таҗетдин кызына район башлыгы Александр Никошинның котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Ул юбилярга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.