«Алинә» универсаль спорт залында һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә волейбол буенча төбәкара ярышлар узды

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

«Алинә» универсаль спорт залында һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә волейбол буенча төбәкара ярышлар узды. Турнирда ун команда катнашты.
Чара CarClick компаниясенең төбәк директоры Токтарев Александр Игоревич ярдәмендә оештырылды. Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Республикада Хәрби һәм Хезмәт батырлыгы елына багышланган волейбол буенча Төбәкара турнирны ачу тантанасында район башлыгы Александр Никошин катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Уеннар киеренке һәм көндәшлек атмосферасында узды, ә командалар югары дәрәҗәдәге профессиональ әзерлек күрсәттеләр.
1 урынны Ульяновск өлкәсе командасы — «Буран» спорт клубы яулады (тренеры: Нечепуренко Владислав Игоревич)!
 2 урынны Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге гимназиясе волейболчылары яулады (тренерлары: Астафьев Олег Семенович, Ирдинкин Денис Александрович)!
3 нче урынны Нурлат районы спортчылары яулады (тренерлары: Нагуманова Ләйсән Ягъфәр кызы)!
Барлык җиңүчеләрне һәм катнашучыларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International