Базарлы Матак авылында бадминтон буенча «Татарстан Республикасы шәхси Кубогы»ярышларының беренче этабы узды. Чарада Татарстан Республикасының төрле район һәм шәһәрләреннән спортчылар катнашты.
Турнирны ачу тантанасы район башлыгы Александр Никошин катнашында узды, ул катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, аларга уңышлы спорт көрәше һәм югары уңышлар теләде.