Әлки районы делегациясе «Бердәм Россия» партиясенең "Нәтиҗә бар! " халык программасын гамәлгә ашыру буенча төбәк хисап-программа форумында катнашты

2026 елның 17 марты, сишәмбе

Әлки районы делегациясе «Бердәм Россия» партиясенең "Нәтиҗә бар! " халык программасын гамәлгә ашыру буенча төбәк хисап-программа форумында катнашты.
Казанда «Бердәм Россия» партиясенең «Нәтиҗә бар! " дигән халык программасын гамәлгә ашыруга багышланган региональ хисап-программа форумы узды.
Чарада партиянең Югары Советы Бюросы әгъзалары, шул исәптән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, шулай ук сенаторлар, депутатлар, партпроектлар координаторлары, активистлар, бизнес, министрлыклар һәм районнар вәкилләре катнашты.
Форумда катнашучылар арасында Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин да бар иде.

Форум кысаларында берничә тематик мәйданчык эшләде, анда катнашучылар «Бердәм Россия»Халык программасының яңа версиясе өчен үз идеяләрен тәкъдим итә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International