Әлки районында озын гомерлеләрне, ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү традициясе дәвам итә. Кичә Базарлы Матак авылында яшәүче Хәнифә Хәсибулла кызы Вәлиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу мөһим көнне тыл хезмәтчәне янына район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин килде. Алар Хәнифә Хәсибулла кызын юбилее белән котладылар, сәламәтлек һәм иминлек теләделәр, шулай ук котлау адресын һәм Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин исеменнән бүләк тапшырдылар.
Хәнифә Хәсибулла кызы Үргәгар авылында сыер савучы булып эшли башлый. Базарлы Матакта ул пионерлар йортында һәм торак-коммуналь хуҗалыкның муниципаль җитештерү предприятиесендә эшләгән.
Юбилярның бер баласы, ике оныгы бар.