Әлки районында күчмә киңәшмәләр уза

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

Әлки районында күчмә киңәшмәләр уза 
Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Сергей Балакирев, 105 нче янгын-коткару хезмәте начальнигы Александр Колос һәм иминият компанияләре вәкилләре Иске Камка, Яңа Һәм Иске Алпар авыллары халкы белән күчмә киңәшмә үткәрделәр.
Очрашуда су ташуга бәйле мәсьәләләр һәм потенциаль су басу зоналары турында фикер алыштылар. 
Әлки районында превентив чаралар комплексын гамәлгә ашыру дәвам итә. Команда-штаб өйрәнүләре үткәрелә, көчләрнең һәм чараларның әзерлеге, шулай ук халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү өчен кирәкле матди ресурслар резервлары булу-булмавы тикшерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International