Даими физик активлык-яхшы кәеф һәм яхшы кәеф нигезе ул!

2026 елның 14 июле, сишәмбе

 

 

🤸Сезне спортны төрле яшьтәге кешеләр өчен уңайлы һәм файдалы итә торган искиткеч белгеч - тренер Эльмира Вәлиева белән таныштырам.

 

🌸Эльмира Рәүф кызы батутлар һәм гамаклар кулланып шәхси һәм төркемле дәресләр үткәрә. Ул һәр кешенең иминлегенә һәм индивидуаль үзенчәлекләренә аерым игътибар бирә. Аның залында төрле спорт төркемнәре эшләп килә.

 

🧘Районда профессиональ генә түгел, һәвәскәр спорт та үсеш алуын бик мөһим дип саныйм. Нәкъ менә физкультура белән массакүләм шөгыльләнү сәламәт гадәтләр формалаштырырга, рухны ныгытырга һәм кешеләрне берләштерергә ярдәм итә.

 

🌞Спорт белән шөгыльләнегез, дуслар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International