Гөмбәнең төрлесенә йөрсәләр дә, майлы гөмбәне аеруча яратып җыялар икән. Бу юлы әле берничә йөнтәс гөмбә белән нарат гөмбәсе дә табып алганнар.–Беләсезме, нарат гөмбәсе иң тәмлеләрдән, иң затлылардан санала,–дип сөйли аксыл коңгырт төстәге вак кына гөмбәләргә күрсәтеп Надежда Ивановна. –Алар күп булмый, аларга юлыгу үзе бер уңыш. Аны "патша гөмбәсе" дип тә атыйлар. Элек алпавытлар крепостнойларыннан махсус шушы гөмбәне, аның да иң яшьләрен, вакларын гына җыйдыра торган булганнар.
Надежда Ивановнадан гөмбәне кыш өчен маринадлау серләре хакында да сораштык. Ә ул бу эшнең чын остасы. Ничә еллардан бирле Казанның затлы бер рестораны гөмбәне махсус заказ биреп аңардан алдырып торган.