Үги әни

2014 елның 29 сентябре, дүшәмбе
...Әниебез үлгәнгә берничә ай үтеп китте. Без, алты ятим бала, тезелешеп утырабыз да әнине сагынып елашабыз. Ә әти мескенем уйчан, кайгылы. Нишләргә дип уйлап йөргәндер инде. Дәү апа (әтинең апасы) һәм туганнар әтигә хатын эзли башладылар. Кемнәрдер килделәр, нәрсәдер сөйләштеләр. Беркөнне әти безгә:
–Балалар, хәзерләнеп торыгыз, сезгә әни алып кайтам,–дип колхозның яхшы айгырын җигеп, чиста гына киенеп, тарантаска утырып китеп барды. Ул колхозның завхозы булып эшли иде. Без кайдан, кем киләсен бернәрсә дә белми идек әле. Дәү апабыз кереп аңлатып бирде:
–Әниегез буласы кеше элекке Әлки бае Вәлиәхмәт исемле кешенең 37 яшьлек хатыны. Ире үлгән, ике яшьлек кызы бар, исеме Фәрхиҗамал, кызыныкы Фәхирә. 
Без мич башына  менеп утырдык та, шул әни булачак кеше турында сөйләшәбез. Күпмедер вакыттан соң турыга ат килеп туктады, аннан бер хатын һәм кулына бала күтәргән әти төштеләр. Без моны тәрәзәгә ябышып карап тордык та яңадан мич башына үрмәләдек. Әти ишектән керү белән:
–Балалар, менә сезгә әни алып кайттым,–диде, һәм без әкренләп мич башыннан сәкегә төшә башладык.
Безнең өчен бу иң авыр минутлар булгандыр. Әтинең чит бер баланы күтәреп керүе безгә бигрәк тә читен булды. "Әтием, әтием", дип муенына ябышып кочаклап утыра. Бәгырькәем өч яшьлек сеңелем Рәшидә түзә алмыйча әти янына йөгереп барды, әти аны да итәгенә утыртты. Моны күреп олыраклар почмакка ук постылар.
Менә шулай без әниле булып куйдык. Ул килгәч тормышлар уңайланган кебек булды. Бар җир җыештырылды, әниебез безне тәмле-тәмле ризыклар – кабартма, коймак, юка, чәк-чәк, пироглар пешереп сыйлый башлады. Үзе йомшак характерлы, безне башларыбыздан сыйпап ашата иде. Без әниле булганга чын-чынлап шатлана башладык. 
Ләкин бу бәхетебез озакка бармады. Кышның зәмһәрир салкын бер көнендә әтине колхоз эше белән Чистайга җибәрделәр. Аннан кайту белән ул авырып урынга егылды, ашамады, эчмәде. Авылның фельдшеры Әрхәм абыйны чакырттылар. Ул: "Әтиегездә кара тиф",–дип әйтеп, нәрсәдер эчәргә кушып китеп барды. Хәлнең начар икәнен без аның сүзләреннән үк аңлап алдык. 14 кенә көн авырып, әтиебез мәңгелеккә китеп барды. Без ызба тулы бала-чага төялеп калдык.
Ике көннән соң районнан ике хатын-кыз килеп олы апага:
–Балаларны ятимнәр йортына җибәрәбез, әзерләгез,–диделәр. Апам:
–Юк, берсен дә бирмим, үзем карыйм, үлсәк бергә үләрбез,–дип, барыбызны да кочагына алып утырды, җибәрмәде.
Үги әниебез бик кайгылы, уйчан гына йөри башлады, каядыр барып кайтты да:
–Балалар, мин сездән китәм, минем Урта Азиядә туганым бар, ул чакыра. Күрәсез, кызым да, өмет белән килгән әтиегез дә үлде. Рәхмәт сезгә, тыңладыгыз, әни иттегез,–дип, зур сандыгыннан барыбызга да берәр шакмак шикәр алып бирде.
Ул арада турыга ат килеп туктады, әнинең сандыгын, суга торган сәгатен, башка әйберләрен чыгарып салдылар. Бу безгә аяз көнне яшен суккандай булды, бик зур кайгыга салды. Без бит әни дип, аны якын итеп өлгергән идек инде. Менә шуннан башлана икән әле кайгының ачысы. Әни-әти үлде, үги әни китте.
Шуннан соң без озак еллар үзебез генә яшәдек, бер-беребезгә булыштык, үлмәдек.
 
Гөлсем Шәйдуллина-Вәлиева.
Чаллы шәһәре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International