Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә әлкилеләр ярдәме белән ярминкә оештырылды

2014 елның 8 октябре, чәршәмбе
"Кызыл Шәрык-Агро" отрядлары, "Хузангай" кооперативы вәкилләре ярминкәгә нигездә кала халкы  сораган авыл товарларын төяп барганнар иде. Шуңа безнекеләр сәүдә иткән рәтләрдә сату-алу иртә сәгатьтән үк  кызу барды. Авылларыбызда эшләүче эшмәкәрләр дә ярминкәдә  үз нокталарын булдырып сәүдә иттеләр. Авыл сөтен, терлек һәм кош итләрен, яшелчәне, бөртек һәм фуражны шәһәр халкы күпләп сатып алды. Районыбыз сәүдә рәтләрендә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов булып, безнекеләр оештырган ярминкәне уңай бәяләде, тәкъдимнәрен әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International