Быел районга җиткерелгән бирем –15 кешене контракт буенча хәрби хезмәткә җибәрү. Әйткәнемчә, аларның унысы инде китеп тә өлгергән, берничәсенә документлар әзерләнә. Шул ук вакытта авылларда үзен кая куярга белмичә, эш таба алмыйча, әти-әнисе өстеннән ашап-киенеп яшәүче егетләр бик күп. Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев әйтүенчә, үткән 2013 елда инде чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтеп кайткан, беркайда да эшләмәүче, хәтта өйләнмәгән дә 100 егетне исәпкә алган булганнар. Быел аларның саны бераз кимегән.
–Ни өченме? Чөнки үз-үзләрен кая куярга белми йөргән дистәләгән яшь кеше шушы вакыт эчендә закон бозарга, хөкем ителергә, димәк, контракт төзеп, армиядә хезмәт итү мөмкинлегеннән мәхрүм калырга өлгерде,–диде хәрби комиссар, район башкарма комитеты утырышында чыгыш ясап.
Чынлап та, ник әле көче ташып торган егеткә берничә ел гомерен армиядә үткәреп, киләчәк тормышы өчен нык кына нигез салмаска ди?! Ә бит Россия армиясе моның өчен зур мөмкинлекләр тәкъдим итә. Бу темага еш язарга туры килгәнгә, мин хәрби комиссарның үзеннән дә тәфсилләп сорашам (ә бит Виктор Лаврентьев гомерен армиягә биргән кадрлы офицер, очучы, ул Кораллы көчләрдәге хәлләрне ишетеп кенә түгел, үз башыннан кичереп белә), ялга кайткан бүгенге көндә Казанда, Самарада, Оренбург, Свердлов якларында контрактлы хезмәт үтүче егетләр белән очрашып, алар сөйләгәнне дә игътибар белән тыңлыйм. Чынлап та, хәрби хезмәтне һөнәре итеп сайлаучыларны дәүләт бик тә кайгырта, югары бәяли икән. Менә әлеге утырышта катнашу өчен Казаннан килгән хәрби хезмәткә сайлап алу пункты начальнигы Рөстәм Сафиуллин да авыл җирлекләре башлыкларына һәм алар алып килгән егетләргә контрактлы хезмәтнең өстенлекләрен кабат аңлатты.
–Беренчедән, хезмәт итә башлаган көннән торак белән тәэмин ителәчәксез. Теләгән кеше хәрби шәһәрчектә яши. Гаиләсе булса аерым фатир бирелә аңа. Инде шәһәрдә фатир яллап яшәсәләр, аның чыгымнары каплана. Инде 6 ел хезмәт иткән икән егет, аның карточкасына Саклану министрлыгы 3,5 миллион сум акча күчерә. Бу суммага Казанда әйбәт фатир сатып алырга була. Бүгенге көндә кайсы оешма әле үз хезмәткәренә бушлай фатир бирә ала? Икенчедән, бушлай югары белем алу мөмкинлеге тудырыла. Медицина хезмәтеннән контрактчы үзе дә, гаиләсе дә бушлай файдалана. Ашау-эчү, кием-салым, ялга, хезмәт урынына барганда транспорт шулай ук дәүләт хисабыннан. Сәламәтлекне иминиятләштерү, 45 яшьтән пенсиягә чыгу (20 ел стаж булганда)… дип санап китте ул. Аннары иң кызыклысы – хезмәт хакларына тукталды.
–Беренче көннән үк бик зур хезмәт хакы түлиләр дип әйтә алмыйм, әмма ул 18мең сумнан башлана. Серлелек, класс өчен, кыр өйрәнүләрендә катнашкан өчен һәм башка бик күп өстәмәләр языла. Ел ахырында 100 мең сум премия бирелә (бу рядовойларга кагыла). Кыскасы, уртача 35-40 мең сумны алып, шуның өстенә ашауга, киемгә акча тотмыйча хезмәт итәргә була,– диде яшь лейтенант.
Аны трибуна артында Елань утырау-өйрәтү үзәгеннән килгән өлкән лейтенанат Артур Әхмәтов алыштырды.
–Мин контракт белән хезмәт итәргә теләүчеләрне сайлап алырга дип килдем Татарстанга. Безнең үзәктә солдат һәм сержантлар 4 ай өйрәнүләр үтә, аннары төрле частьләргә таралалар. Өйдән ерак китмим, диючеләр Оренбург, Самара тирәләрендәге частьне сайлый. Ә инде берничә елда күп итеп акча эшләргә теләгән “җитди” егетләр Таҗикстанда дислокацияләнгән частькә юл ала.
–Чөнки анда 1 ел хезмәт 3 елга санала, җиде елда пенсиягә хокук бирерлек стажга ия буласың. Акчасы да берничә тапкыр күбрәк түләнә. Ә алда әле башланмаган диярлек гомер, ныклы нигездә тормыш кору өчен менә дигән мөмкинлек бит!–дип мактады ул контракт хезмәтен.
Мөгаен, аның сүзләренә конкрет мисал китерәсе килептер, Виктор Лаврентьев егетне бүлдереп сорап куйды:
–Әйт әле, сер булмаса, аена күпме акча түлиләр? Сиңа ничә яшь хәзер?
Бөтен өстәмәләре белән кулыма 62 мең сум алам. Миңа 26 яшь. Казанда фатир сатып алдым, ачкычы өч көн инде кулымда,– дип хәрбиләргә кыска итеп җавап бирде егет.
Утырышта катнашучы ир-атлар эчтән кызыгып куйсалар да, дәшми утырдылар, ә менә бер ханым түзмәде:
–Кызларны да алмыйсызмы?–дип сорап куйды.
Алалар икән бит! Россия армиясенә фельдшер, шәфкать туташы, элемтәче һәм башка һөнәрләргә ия хатын-кызлар да бик кирәк икән. Бәлки хәрби комиссар әйткәндәй, әниләре пешереп ашаткан кабартмага риза булып яшәүче егетләр теләмәсә, контракт хезмәтенә кызларыбыз тәвәкәлләр?!
…Соңыннан хәрби комиссар һәм Казан кунаклары авыллардан килгән егетләр белән аерым да сөйләштеләр әле. Алар өлкән лейтенантлардан күп кешеле залда сорыйсы килмәгәнне дә ачыкларга тырыштылар. Нәтиҗәдә егетләрнең берничәсе контрактлы хезмәт турында җитди уйлануын, бу арада бер карарга киләчәген сиздерде.