Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Вячеслав Илюхин – "Хузангай" кооперативының алыштыргысыз эшчеләренең берсе
2014 елның 12 октябре, якшәмбе
Иртәдән кичкә чаклы эшләүче комбайнчыларның берсе – Вячеслав Илюхин. Аны инде тәҗрибәле комбайнчы саныйлар хуҗалыкта, чөнки кооператив оешканнан бирле шунда хезмәт куя ул.
Башта "Авангард" колхозында механик булып эшләгән, яңа хуҗалык барлыкка килеп, көчле техника кайта башлагач, чит илнеке бит, дип куркып тормаган, комбайнга күчкән.
–Башта гына әллә нәрсә кебек иде, хәзер инде күнектек. "Акрос"ны чит илдә уйлап табып ясасалар да, аны бездә җыялар бит. Ничек эшләгәнен, нинди мөмкинлекләр барлыгын тиз өйрәндек,–ди Вячеслав, тулы бункерыннан "КамАЗ" әрҗәсенә көнбагыш акканны күзәтә-күзәтә.
–Әгәр ватылса, белгеч көтәсездер әле,–дигән сорауга ул:
–Электр җиһазларыннан башкасын үзебез төзәтәбез. Гомумән, әйбәт машина ул "Акрос". Миче эшләп тора, кабинада җылы, рәхәт,–дип комбайнын мактау белән җавап бирде.
Вячеслав – кооперативның алыштыргысыз эшчеләренең берсе. Язын ул чәчүдә хезмәт куйган, хәзер инде уракта. Көнбагыш урагы башланганнан бирле ул инде 229 тонна майлы бөртекләр суктырырга өлгергән. Ә урып-җыю чорында барлыгы 1482 тонна бөртек суктырган. Һәм бу күрсәткеч көн саен артып тора, чөнки берәр атна чамасы көнбагыш урасылары, аннары кукурузга төшәселәре бар бит егетләрнең.
Кооператив җитәкчесе Евгений Чугуновның кәефе әйбәт: хуҗалык быел 3600 гектар көнбагыш чәчкән булган, мәйданнарны кооперативның май сыгу заводы бер көн дә эшсез тормасын дигән исәптән чыгып бүлгәннәр.
–Уңыш үткән елгы белән чагыштырганда бераз түбәнрәк, әлегә 17 центнер чыга. Әмма безнең уңдырышлырак туфраклы басуларыбыз да бар әле. Аларны урып алгач, уртача уңыш һәр гектарга 20 центнер булыр мөгаен,–ди ул.
…Ерактан кап-кара булып күренгән басуда комбайннар чабыша. Аларның берсе Вячеслав Илюхинныкы. Янында ярдәмчесе Алексей Соловьев. Ул әле армиядән кайтып беренче елын гына эшли. Өлгер егет барысына да төшенергә, өйрәнергә тырыша. Әнә остазы да, киләсе елга үзе комбайнга утырачак, дип мактап тора Алексейны.
Кооперативта эшчеләрнең кадере бары мәгълүм инде. Вячеслав Владимирович та канәгать: хезмәт хаклары әйбәт, вакытында түлиләр, ди. Ул Хурадада яшәүче гаиләсенә өй төзеп ятуы турында да әйтте. Ике бала үсеп килә Илюхиннарда, әле мөгаен алга таба күбрәк тә булыр. Акча эшләп торганда нишләп тормышны яхшыртмаска ди!
–Кирәк чакта ярдәм сорасаң, булышалар бездә. Акчасын да биреп торалар, машина-мазар кирәксә дә, кире бормыйлар,–ди Вячеслав.
…Без сөйләшеп торган арада бункердагы 3,5 тонна көнбагыш "КамАЗ" арбасына "агып" бетте. Эш кешесен тоткарлау килешми дип Вячеслав һәм Алексей белән хушлаштык. Шушы берничә минут эчендә иптәшләре басуда эшне тәмамлый язганнар икән. Тагын берәр әйләнгәч, икенче кырга күчәрләр, авылга да якынрак булыр. Көннәр генә коры торсын, механизаторлар исә сынатмас.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
2026 елның 7 маенда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башлана
2026 елның 7 маенда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башлана
"Үлемсез полк" акциясе миллионлаган россиялеләрне хәтер һәм рәхмәт бердәмлеге сафында берләштерә
"Үлемсез полк" акциясе миллионлаган россиялеләрне хәтер һәм рәхмәт бердәмлеге сафында берләштерә
Хәтер һәм мәрхәмәтлелеккә бергә: «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе
Хәтер һәм мәрхәмәтлелеккә бергә: «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз